Әлки районында Апак авылы янында булган юл-транспорт һәлакәтендә кыз баланың гомере өзелә
16 августта 23.20 сәгатьтә Апак авылы янында булган юл-транспорт һәлакәтендә кыз баланың гомере өзелә. Бу төнне "Алексеевск-Югары Колок" автомобиль юлының 75 нче километрында "Лада-Гранта" автомобиле ЮМЗ тракторына бәрелә. Авариядә икенче көнне 17 яше туласы кыз һәлак була. Автомобильнең бүтән пассажирлары - 17 яшьлек кыз һәм 22 яшьлек егет күп җәрәхәтләр...
16 августта 23.20 сәгатьтә Апак авылы янында булган юл-транспорт һәлакәтендә кыз баланың гомере өзелә.
Бу төнне "Алексеевск-Югары Колок" автомобиль юлының 75 нче километрында "Лада-Гранта" автомобиле ЮМЗ тракторына бәрелә. Авариядә икенче көнне 17 яше туласы кыз һәлак була. Автомобильнең бүтән пассажирлары - 17 яшьлек кыз һәм 22 яшьлек егет күп җәрәхәтләр алалар, ә 22 яшьлек шофер хәзер комада. Алар санавиация белән Казанга хастаханәгә озатылган. Авария буенча тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев