Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чирмешән аша күпер төзелә

Иске Тумбага бара торган юлны кисеп агучы Чирмешән елгасы аша күпер төзелә башлады. Районның бары дүрт авылына асфальт юл керми калган иде. Бүген инде аларның берсе - Иске Тумбага асфальтланган юл да барып җитәчәк, күпер дә булачак дип ышандыра алабыз. Чирмешән аша тимер-бетон күпер төзелеше яңа гына башланды. Тумбалылар моны...

Иске Тумбага бара торган юлны кисеп агучы Чирмешән елгасы аша күпер төзелә башлады.

Районның бары дүрт авылына асфальт юл керми калган иде. Бүген инде аларның берсе - Иске Тумбага асфальтланган юл да барып җитәчәк, күпер дә булачак дип ышандыра алабыз. Чирмешән аша тимер-бетон күпер төзелеше яңа гына башланды. Тумбалылар моны бик шатланып көтеп алдылар. Язгы ташу чорында авыл бөтенләй юлдан өзелә иде. Каракүлдән Иске Тумбага чаклы кыр-урман юлы гына бар, ул да яз-көз айларында үтә алмаслыкка әйләнә.

Күперне әлкилеләргә яхшы таныш "Алексеевскмостстрой" җәмгыяте төзи. Җәмгыятьнең генераль директоры Рөстәм Вәлиев әйтүенчә, бу атнада ук күпернең субайларын кага башлыйлар. Күпернең тимер-бетон конструкциясе 54 метр озынлыкта булачак. Бер үк вакытта Каракүл-Иске Тумба арасындагы 8 километрлы юлны төзү өчен документлар әзерләнә. Моны "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев