Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чуаш Борнаенда тагын бер буа

Әлки ПМК "Мелиорация" җәмгыяте Чуаш Борнае авылында тагын бер буа кору белән мәшгуль. Буа "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы кырларын сугару өчен төзелә. Аның проект бәясе 9,5 миллион сум. Объектта инҗенер Әгъзам Мөрсәлимов җитәкләгән тәҗрибәле төзүчеләр эшли. Җәмгыять быел зур күләмле эш башкарды: Югары Әлморзада буа төзеде һәм Татар Суксуында булганын ремонтлады....

Әлки ПМК "Мелиорация" җәмгыяте Чуаш Борнае авылында тагын бер буа кору белән мәшгуль. Буа "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы кырларын сугару өчен төзелә. Аның проект бәясе 9,5 миллион сум. Объектта инҗенер Әгъзам Мөрсәлимов җитәкләгән тәҗрибәле төзүчеләр эшли.

Җәмгыять быел зур күләмле эш башкарды: Югары Әлморзада буа төзеде һәм Татар Суксуында булганын ремонтлады. Коллектив, үз районыбыздагы эш күләме белән генә канәгатьләнмичә, күрше Спас районында да 3 буаны әйбәтләп ремонтлап бирде. Җәмгыять җитәкчесе Әнвәр Мәрдиев әйтүенчә, эшчеләргә хезмәт хаклары вакытында түләнә, җәмгыятьнең салымнар буенча да бурычлары юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев