Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чын балны ничек танырга – белгеч киңәшләре

Соңгы вакытта базарда халыкта "кытай балы" дип йөртелүче ясалма баллар күренә башлады. Татарстан умартачылары моңа каршы чыкса да, кызганычка каршы, төрле ис, тәм, төс кертүче матдәләр кушылган бу сыекчаларны сатудан туктамыйлар. Лабораториядә тикшергәннән соң, бу сыекчада бары пальма мае һәм желатин барлыгы ачыкланган. "Кура җиләге", "ылыслы" дип аталган һәм башкаларын...

Соңгы вакытта базарда халыкта "кытай балы" дип йөртелүче ясалма баллар күренә башлады. Татарстан умартачылары моңа каршы чыкса да, кызганычка каршы, төрле ис, тәм, төс кертүче матдәләр кушылган бу сыекчаларны сатудан туктамыйлар. Лабораториядә тикшергәннән соң, бу сыекчада бары пальма мае һәм желатин барлыгы ачыкланган. "Кура җиләге", "ылыслы" дип аталган һәм башкаларын безнең район умартачылары Чаллының Сарман трактындагы ярминкәдә дә күреп, шаккатып кайткан. Бәясе дә очсызрак, ди. Димәк, бал сайлап алырга җыенган очракта бик игътибарлы булырга һәм белемнәр белән үзебезгә "коралланырга " кала. Шулй итеп, чын балны ясалма яки нәрсәдер кушылганыннан ничек аерырга?

  1. Балны мичкәдән банкага агызганда ул тоташ җеп булып агарга, өзелмәскә тиеш.
  2. Банкага төшкән урынында чын бал шунда ук җәелеп китми, ә башта тау булып өелеп тора.
  3. Газета битенә тамызган бал кәгазьнең икенче ягына саркып чыкмаса, бу чын, җитешкән бал була.
  4. Сыек балны тарелкага тамызып, өстенә су өстәсәң, тарелканы селкеткәч, анда кәрәз рәсеме чыгарга тиеш, су белән кушылып болганып бетсә, чын бал түгел инде бу.

http://www.tukai-rt.ru/tt/component/k2/item/16414-chyin-balnyi-nichek-tanyirga-%E2%80%93-belgech-ki%D2%A3%D3%99shl%D3%99re.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев