Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтиләре горурланырлык булсын

Язгы чакырылыш дәвамында Россия Кораллы Көчләренә безнең районнан утыздан артык егет озатачаклар. Район чакырылыш комиссиясе хезмәткә алыну яшендәге 225 егет арасыннан дүрт дистәгә якын кешене сайлап алды. Язгы чакырылыш 1 майдан 15 июльгә чаклы дәвам итәчәк. Күптән түгел армиягә җыенучы егетләр һәм аларның әти-әниләре Призывник көненә җыелды. Егетләрне тантаналы марш...

Язгы чакырылыш дәвамында Россия Кораллы Көчләренә безнең районнан утыздан артык егет озатачаклар. Район чакырылыш комиссиясе хезмәткә алыну яшендәге 225 егет арасыннан дүрт дистәгә якын кешене сайлап алды. Язгы чакырылыш 1 майдан 15 июльгә чаклы дәвам итәчәк.
Күптән түгел армиягә җыенучы егетләр һәм аларның әти-әниләре Призывник көненә җыелды. Егетләрне тантаналы марш тыңлап, аягүрә басып каршыладык. Аннары район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова призывникларга үз теләкләрен җиткерде. Башта ул әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп:
-Аңлыйм инде, сезнең күңелләрдә борчылу, дулкынлану хисләре дөрлидер: улымны кая җибәрерләр, ул ничек хезмәт итәр… Әмма кечкенәдән улыгызны кыю, акыллы, тәртипле итеп үстергәнсез икән, борчылырга урын юк - армиядә егетләребез югалып калмас,-диде ул. Аннары бүген-иртәгә солдат каешы буачак яшьләргә болай диде:
-Районыбыз данын югары йөртегез. Гаиләләрегезгә командирлардан рәхмәт хатлары гына килеп торсын. Бер ел озак вакыт түгел, яз китүчеләр өчен бигрәк тә. Чын ир-егетләр булып әйләнеп кайтыгыз.
Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев Россия Президентының 2015 елгы язгы чакырылышны игълан итү турындагы Указны укып чыкты.
-Сез - күп яшьтәшләрегез арасыннан сайлап алынган иң акыллы, сәламәт, армия хезмәтенә лаеклы яшьләребез. Шунысы әйбәт, хәзер күпчелегегез армиягә теләп китә. Бүген төшкә кадәр генә өч егет мине җибәрегез, дип мөрәҗәгать итте. Армия - ир-ат өчен беренче җитди сынау. Аны лаеклы үтеп, үзегезне, якыннарыгызны, туган илебезне якларлык булып әйләнеп кайтыгыз,-диде ул.
Булачак солдатларны әле генә демобилизацияләнгән Алексей Яковлев "тынычландырды", ә Лилия Яруллина һәм Сергей Тихонов әти-әниләр исеменнән хәерле юл, уңышлы хезмәт теләделәр.
-Ел ярым вакыт эчендә икенче улымны озатам. Беренчесе бик тырышып хезмәт итте дә, хәрби академиягә укырга керде. Мин аның белән горурланам. Икенче улым да үз бурычын ничек тиеш, шулай үтәр дип ышанам, - диде әти кеше. Аңа җавап итеп, призывник Артем Колбасов иптәшләре исеменнән лаеклы хезмәт итәрбез, сугышчан антка һәм хәрби бурычыбызга тугры булырбыз, дип ышандырды.
Аннары егетләр бергәләп истәлеккә фотога төштеләр. Нәкъ бер елдан барысы да хезмәтен тутырып, сау-сәламәт әйләнеп кайтсыннар егетләребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев