Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Террорлыкка каршы Әлки район комиссиясе утырышында май бәйрәмнәрен имин үткәрү турындагы мәсьәлә каралды.

Террорлыкка каршы район комиссиясе утырышында май бәйрәмнәрен имин үткәрү турындагы мәсьәлә каралды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин алып барды. Анда авыл җирлекләре башлыклары, учреждение-предприятие җитәкчеләре катнашты. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов күп халык катнашында үтә торган бәйрәмнәрдә тәртип һәм иминлекне саклау зарурлыгы турында искәртте....

Террорлыкка каршы район комиссиясе утырышында май бәйрәмнәрен имин үткәрү турындагы мәсьәлә каралды.

Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин алып барды. Анда авыл җирлекләре башлыклары, учреждение-предприятие җитәкчеләре катнашты. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов күп халык катнашында үтә торган бәйрәмнәрдә тәртип һәм иминлекне саклау зарурлыгы турында искәртте. Район янгын часте начальнигы урынбасары Дмитрий Романов гадәттән тыш хәлләр туганда нинди чаралар күрү кирәклеген, республикада игълан ителгән янгынга каршы махсус режим таләпләрен аңлатты. Бәйрәм чаралары үтәсе урыннарда беренче медицина ярдәме күрсәтү турында районның баш табибы Светлана Одушкина чыгыш ясады. Шулай ук район электр элемтәсе узелы җитәкчесе Илсөяр Гыйззәтуллина мәгълүматы тыңланды. Май бәйрәмнәре көннәрендә һәр оешма-предприятиегә өстәмә кизү тору оештырырга, яңгыннан саклану чараларын көчәйтергә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев