Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алда торган ике атна Әлки районда чисталык урнаштыру буенча удар көннәр дип игълан ителде

Алда торган ике атна районда чисталык урнаштыру буенча удар көннәр дип игълан ителде. Алдагы атналарда районда милли бәйрәмебез Сабан туйлары, күп җирдә авыл көннәре узачак. Бездә халык гомер-гомергә бәйрәмнәрне һәм кунак- төшемне җыештырынып, чистарынып, зур әзерлек белән каршы алган. Бүген дә бу күркәм гадәттән тайпылмаска кирәк. Районда яшәүче һәркем иң...

Алда торган ике атна районда чисталык урнаштыру буенча удар көннәр дип игълан ителде.

Алдагы атналарда районда милли бәйрәмебез Сабан туйлары, күп җирдә авыл көннәре узачак. Бездә халык гомер-гомергә бәйрәмнәрне һәм кунак- төшемне җыештырынып, чистарынып, зур әзерлек белән каршы алган. Бүген дә бу күркәм гадәттән тайпылмаска кирәк. Районда яшәүче һәркем иң элек үз йорты тирәсендә тәртип урнаштырсын, чүп үләннәрне чабып алсын иде. Хәзер күп җирдә кычыткан, әрекмән, әрем, алабута күтәрелгән. Авылларны ямьсезләп торучы мондый күренештән котылырга кирәк. Коймаларыбызның төзек, буялган булуын да кайгыртыйк. Һәр өй елмаеп-көлеп торсын, тирә-юнебездән чисталык бөркелсен. Урамнарны матур агачлар, чәчәкләр ямьләсен. Кунаклар алдында кызарырлык булмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев