Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң матур бакча

Елның теләсә кайсы фасылы үзенчә матур. Ә менә җәй… Аның гүзәллеген тасвирларга сүзләр табып бетерү дә кыен. Җәйнең озын якты көннәре, кайнар кояшы, җылы яңгырлары бар җирне яшеллеккә, чәчәккә күмә. Ә инде табигатьнең бу "тырышлыкларына" үз хезмәтеңне дә өстәсәң… Соңгы вакытта бездә халыкның матур яшәргә омтылышы бигрәк тә нык сизелә....

Елның теләсә кайсы фасылы үзенчә матур. Ә менә җәй… Аның гүзәллеген тасвирларга сүзләр табып бетерү дә кыен. Җәйнең озын якты көннәре, кайнар кояшы, җылы яңгырлары бар җирне яшеллеккә, чәчәккә күмә. Ә инде табигатьнең бу "тырышлыкларына" үз хезмәтеңне дә өстәсәң…

Соңгы вакытта бездә халыкның матур яшәргә омтылышы бигрәк тә нык сизелә. Җәйләрен күпләр йорт тирәләрен гөлбакчага әйләндерәләр. Аеруча уңганнар инде бакчага гына түгел, капка төпләренә дә чәчәкләр утырта башладылар.
Бериш хуҗалар тудырган әкияти матурлыкка сокланып туя алмыйсың. Тырышлыкны, зәвыкны, фантазияне эшкә җигеп булдырылган мондый гүзәллек күзне иркәли, күңелне тынычландыра, җанга рәхәтлек, ял бирә. Бу матурлыкны күбрәк кеше күрсен иде, дип уйлап куясың.
Әнә шуны истә тотып, без "Иң матур бакча" бәйгесе игълан итәргә булдык. Сездән, хөрмәтле укучылар, ямьле бакча күренешләре сурәтләнгән фотолар көтеп калабыз. Үзегезнең, күршеләрегезнең, авылдашларыгызның, дус-белешләрегезнең бакчаларын фотога төшереп безгә җибәрсәгез иде. Фоторәсемнәрне редакциягә фотоаппарат яисә флешкада китерергә, шулай ук электрон почта аша (alk_vesti@016.ru) юлларга була. Авылыгызны, бакча хуҗасының исемен күрсәтергә онытмасагыз иде.
Бакча күренешләрен редакциянең alki-rt.ru сайтында урнаштырырбыз. Бәйгегә нәтиҗәне сайт аша тавыш бирү юлы белән газета укучылар үзләре ясаячак. Иң матур дип танылган бакча хуҗалары кыйммәтле бүләкләргә ия булачак. Җиңүчеләр турында газетабызда язып та чыгарбыз.
Шулай итеп, сездән фоторәсемнәр көтәбез. Бәйгедә актив катнашсагыз иде, хөрмәтле дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев