Әлки районы Ташбилге авылында язгы эш-мәшәкатьләр кайный
Ташбилге авылында язгы эш-мәшәкатьләр кайный: һәркем үз йорты тирәсен, урам-тыкрыкларны чистарта. Җирлек советы хезмәткәрләре һәр йортка кереп чисталык икеайлыгын үткәрү, аның максатлары турында сөйләгәннәр, хәтта язмача аңлатма да таратканнар. Авылда яңа өй өлгереп килә: авыл гражданнарының торак шартларын яхшырту программасы ярдәмендә Минһаҗева Миңлегөлсемнең зур гаиләсе үзенә иркен йорт төзегән, бу...
Ташбилге авылында язгы эш-мәшәкатьләр кайный: һәркем үз йорты тирәсен, урам-тыкрыкларны чистарта.
Җирлек советы хезмәткәрләре һәр йортка кереп чисталык икеайлыгын үткәрү, аның максатлары турында сөйләгәннәр, хәтта язмача аңлатма да таратканнар. Авылда яңа өй өлгереп килә: авыл гражданнарының торак шартларын яхшырту программасы ярдәмендә Минһаҗева Миңлегөлсемнең зур гаиләсе үзенә иркен йорт төзегән, бу арада газ керткәннәр.
Җиңү көненә әзерләнеп, авыллардагы һәйкәл һәм обелиск тирәсен дә тәртипкә китергәннәр. Ә Ташбилге китапханәсендә укучылар һәм укытучыларны чакырып тирән эчтәлекле, мәгънәле чара үткәргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев