Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын чыгудан курка

"Менә тагын яз җитте, димәк, тирә-якны җыештыруга, чүп-чардан котылу әмәлен эзләргә керешәчәкбез. Һәм күпләр бу мәсьәләне бик ансат кына чишә дә куя - тау булып өелгән чүпкә ут төртә. Күршеләрем яңа өйгә күчкәч, минем өй янәшәсендә бушлык барлыкка килде. Элеккеге хуҗалар бу урында үскән агачларны кисеп утынга ярды, ә вак...

"Менә тагын яз җитте, димәк, тирә-якны җыештыруга, чүп-чардан котылу әмәлен эзләргә керешәчәкбез. Һәм күпләр бу мәсьәләне бик ансат кына чишә дә куя - тау булып өелгән чүпкә ут төртә.

Күршеләрем яңа өйгә күчкәч, минем өй янәшәсендә бушлык барлыкка килде. Элеккеге хуҗалар бу урында үскән агачларны кисеп утынга ярды, ә вак ботакларны, чүп-чарны өемнәргә җыеп куйдылар. Хәзер менә көн дә куркып яшим: бәлки аларны яндырырга җыенадыр күршеләрем? Ә шунда ут көчәеп, минем өемә дә капса?

Вера Рыбушкина,

Югары Колчурино авылы."

Укучыбыз соравына җавапны Югары Колчурино авыл җирлеге советыннан алдык. Җирлек советы секретаре Надежда Льдинова әйтүенчә, бушап калган өй урыны хуҗалары белән әйбәтләп сөйләшкәннәр, бу мәйданны тәртипкә китерергә, чүп-чарны түгәргә кирәклеген аңлатканнар. "Гомумән, Вера Михайловнаның элекке күршеләре бик җаваплы кешеләр. Алар тиешленең барысын да эшләргә ышандыралар. Билгеле, чүпләрне яндырырга җыенмыйлар алар, бу турыда борчылмасын иде Вера Михайловна,-диде ул.

Шулай да һәркемгә мөрәҗәгать итеп әйтәсе килә: елның иң җылы чоры янгын куркынычы югары булган вакыт та. Һәм янгын кайчак кипкән үлән, чыбык-чабык кебек чүп-чарны яндыру аркасында килеп чыга. Ут белән сак эш итәргә кирәк, юкса, төзәтеп булмаслык бәлага таруыбыз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев