Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак авылында гиподинамия белән көрәшәләр

Базарлы Матакның үзәк паркында хәрәкәтне данлап акция үткәрделәр. Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Эллада Плаксина паркка килүчеләргә аз хәрәкәтләнүнең - гиподинамиянең шикәр диабеты, йөрәк ишемиясе, артроз, остеохондроз кебек авыруларга китерүе турында кисәтте. Аннары 10 сыйныф кызлары күмәк бию - флешмоб ярдәмендә парктагыларны хәрәкәтләнергә чакырдылар. Кич буе парктагылар кем ничек...

Базарлы Матакның үзәк паркында хәрәкәтне данлап акция үткәрделәр.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Эллада Плаксина паркка килүчеләргә аз хәрәкәтләнүнең - гиподинамиянең шикәр диабеты, йөрәк ишемиясе, артроз, остеохондроз кебек авыруларга китерүе турында кисәтте. Аннары 10 сыйныф кызлары күмәк бию - флешмоб ярдәмендә парктагыларны хәрәкәтләнергә чакырдылар. Кич буе парктагылар кем ничек булдыра, шулай биеделәр, хәрәкәтләнделәр. Хастаханә хезмәткәрләре гиподинамиянең куркынычы турында мәгълүмат тараттылар, аны кисәтү буенча киңәшләр бирделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Алексей Федонинның, Эльмира Шиһапованың, Гөлфирә Нургалиева һәм Эльмира Зыятдинованың чыгышлары кичәне бизәде. Алар әле тиздән әйләнешкә чыгачак 200 һәм 2000 сумлык банкнотларда Казан күренешләрен урнаштыруны яклап бәйгедә катнашырга да чакырдылар. Кичәне тәмамалап, район киноучреждениесе хезмәткәрләре ачык һавада кинофильм күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев