Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бразилия кунакларын гаҗәпләндергәнбез

Бразилиядән килгән делегация Карга һәм Чуаш Кичүе мегафермалары эшен зур кызыксыну белән карап йөрде. Безнең райондагы кебек бер урында биш-алты мең баш мал асрау тәҗрибәсе моннан алда Европа илләреннән килгән терлекчелек тармагы белгечләре өчен дә гаҗәп тоелган иде. Инде Бразилия делегациясе (аның җитәкчесе Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы Берләшкән Милләтләр оешмасы...

Бразилиядән килгән делегация Карга һәм Чуаш Кичүе мегафермалары эшен зур кызыксыну белән карап йөрде.

Безнең райондагы кебек бер урында биш-алты мең баш мал асрау тәҗрибәсе моннан алда Европа илләреннән килгән терлекчелек тармагы белгечләре өчен дә гаҗәп тоелган иде. Инде Бразилия делегациясе (аның җитәкчесе Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы Берләшкән Милләтләр оешмасы генераль директоры Жозе Грациано да Сильва) күп малны бер урында уңышлы асрау һәм әйбәт продукция алу мөмкинлегенә инанып киткән. Бразилиядә бер урында 400 башка кадәр генә сыерлардан мул сөт алып була дип исәплиләр икән. Делегация Карга һәм Чуаш Кичүе фермаларында терлекләрне карау, аларга кышлык азык хәзерләү белән якыннан танышты. Дәрәҗәле кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев