Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яшәү сезгә рәхәтме?

Елена Ензаева, социаль хезмәт күрсәтү шәфкать туташы, Чуаш Борнае авылы: -Бик рәхәт. Иң мөһиме, республика халкы дус-тату һәм бердәм көн күрә. Ә бит нинди генә милләт вәкилләре яшәми Татарстанда. Ерак барасы да юк, менә безнең Татар һәм Чуаш Борнае кешеләре элек-электән әйбәт күршеләр булып, туганнарча тату гомер итәләр. Ике авыл...

Елена Ензаева, социаль хезмәт күрсәтү шәфкать туташы, Чуаш Борнае авылы:

-Бик рәхәт. Иң мөһиме, республика халкы дус-тату һәм бердәм көн күрә. Ә бит нинди генә милләт вәкилләре яшәми Татарстанда. Ерак барасы да юк, менә безнең Татар һәм Чуаш Борнае кешеләре элек-электән әйбәт күршеләр булып, туганнарча тату гомер итәләр. Ике авыл халкы бергә эшләп, бергә ял итеп, кунакка йөрешеп, үзара ярдәмләшеп яшибез. Хезмәтем буенча мин Татар Борнаендагы җиде әбинең саулыгын карап, ярдәм итеп торам. Алар мине сагынып көтеп алалар, чәй эчәргә кыстыйлар, кызларыдай күреп эч серләре белән уртаклашалар. Татарча мин болай да аңлый идем, әбиләрем инде сөйләшергә дә өйрәтәләр. Бер сүз белән әйткәндә, милләтара дуслык зур байлык ул. Ә тормышыбыз ничек әйбәт! Быел мәктәбебезгә менә дигән ремонт ясалды, ике көн элек кенә яңа ФАП ачылды. Хәзер инде асфальт юллардан гына йөрибез. Эшлим дигән кешегә эше дә бар. Республикабыздагы күркәм тормышның кадерен белик.

Айдар Кәримов, "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Көньяк Әлки" филиалы йөртүчесе, Урта Әлки авылы:

-Радио я телевизордан соңгы хәбәрләрне тыңлаган саен күңел хәвефләнә. Дөнья тыныч түгел, әле тегендә, әле монда сугышлар бара, күрше Украинада кан коела. Менә шулар хакында уйлагач, үзебездәге тыныч тормышның кадерен тагын да ныграк тоясың. Күк йөзенең аяз, көннәрнең иминлеге, балаларыңның бүгенгесе һәм киләчәге өчен күңелең тыныч булу үзе бәхет бит. Шөкер, Татарстаныбызда бәхетле көн күрү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Теләге булган кешегә эш тә җитәрлек. Иренмәгән, тырышкан кеше гаиләсен җитеш тормышта яшәтә ала. Бәяләр үсүдән туктап, хезмәт хаклары артса, тагын да яхшырак булыр иде. Республикабызда бүген халыкның тормышын яхшырту өчен күп эшләнә, алга таба да кеше мәнфәгатьләре гел үзәктә булсын.

Нина Кутузова, пенсионер, Юхмачы авылы:

-Менә дигән итеп яшәп ятабыз. Республикабыз белән чын күңелдән горурланабыз. Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путинның чыгышын тыңладым, ул ике республиканы, шул исәптән Татарстанны Россиянең иң алга киткән, зур үсешкә ирешкән төбәкләре дип атады. Чынлап та шулай бит. Әллә кайчаннан газ ягабыз, өйләребезгә су, телефон кергән. Әле менә авылыбызда яңа клуб өлгерттеләр. Тормышыбыз тыныч, имин. Ничек канәгать булмыйсың?! Ерак юлларга йөреп эшләүче шоферлар белән сөйләшкәнем бар. "Татарстанда бигрәк чиста, юллар да монда пыяла кебек, тигез, шома" диләр. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов алып барган сәясәт тә миңа бик ошый. Кеше буларак та бик күркәм шәхес ул: халык ихтыяҗларын яхшы аңлый, үзен гади тота, эшлекле, булдыклы. Алга таба да иминлек, муллык, татулык хөкем сөрсен республикабызда.

Замирә Кәримова, район үзәк хастаханәсе табиб акушер-гинекологы, Базарлы Матак авылы:

-Әлкигә мин 2011 елның ноябрендә күченеп кайттым. Шуннан бирле үзәк хастаханәдә эшлим. Биредәге яшәү һәм хезмәт шартлары миңа бик ошый. Эш кешесенең кадерен беләләр биредә. Кайтуга яшәргә йорт бирделәр. Даими рәвештә белемне арттыру, квалификацияне күтәрү мөмкинлеге тудырыла. Хастаханәдә заманча җиһазлар, эшләү өчен менә дигән уңайлыклар. Халык та бик әйбәт. Хөрмәт белән, ышанып карыйлар. Бирегә кайтканчы мин Үзбәкстанда яшәдем. Чагыштырып карый алам дигән сүз. Татарстанда халыкның тормыш дәрәҗәсе күпкә югары. Кешеләр эш урыннары белән тәэмин ителә. Төзелешләр күп. Төрле милләт халыклары дус, бердәм яшиләр. Бер сүз белән әйткәндә, Татарстанда яшәүче халык бәхетле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев