Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Борнай бәйрәмендә Фирдүс Тямаев та күңел ачты

Татар Борнаенда авыл бәйрәме табигатьнең гаҗәеп гүзәл бер почмагында - Якты күл буенда узды. Бәйрәмнең тамадалары да кем бит әле! Күпләребезгә яхшы таныш Айзирәк Мисалова белән республиканың танылган эстрада артисты Фирдүс Тямаев алып бардылар «авыл көнен» Авылдашлар, якташлар, сабакташлар шатланып күрештеләр, аралаштылар авыл бәйрәмендә. Сиксән яше тулган Гөлзия апа Хафизова...

Татар Борнаенда авыл бәйрәме табигатьнең гаҗәеп гүзәл бер почмагында - Якты күл буенда узды.
Бәйрәмнең тамадалары да кем бит әле! Күпләребезгә яхшы таныш Айзирәк Мисалова белән республиканың танылган эстрада артисты Фирдүс Тямаев алып бардылар «авыл көнен»
Авылдашлар, якташлар, сабакташлар шатланып күрештеләр, аралаштылар авыл бәйрәмендә. Сиксән яше тулган Гөлзия апа Хафизова да сөенеп килгән авыл бәйрәмгә.
-1950 еллардагы Сабантуйларын искә төшереп торам әле. Авыл яшьләре җигелгән атларда урам әйләнерләр, җырлап-биеп бүләк җыярлар иде. Хәзер күпкә мулрак, күңеллерәк уза бәйрәмнәр,-ди Гөлзия апа.
Әйе, авыл көне генә димәссең. Авыл җирлеге җитәкчеләре, эшмәкәрләр Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар, Әнәс Гатин бик күп тырышлык куйганнар аны оештыруга.
Бәйрәм авылның горурлыгы булган тырыш, уңган кешеләрне бүләкләүдән башланды. 1919 елгы Минхәят апа Гыймадиева, яшьләргә үрнәк булып, 63 ел иңгә-иң куеп гомер итүче Искәндәр ага һәм Фатыйма апа Хәмзиннар, авылның иң тырыш кешесе Дамир абый Әхмәтшин, 40 ел гомерен авыл халкының сәламәтлеген саклауга багышлаган Мәймүнә апа Вәгыйзова адресына алкышлар астында җылы сүзләр яңгырады. Шулай ук авылның абруйлы мөгаллимнәре, аксакал картлары - барысы 16 кеше мәйдан түрендә хөрмәтләнде, һәммәсе бүләкләнде.
Бәйрәм программасы бай һәм эчтәлекле иде. Җыр-биюләр, уен-көлке, кызыклы ярышлар, уеннар тынып тормады. Халык ялындырмады, һәр бәйгедә рәхәтләнеп катнаштылар, җырладылар, биеделәр.
Чабыштан кайтучы атларны аягүрә басып каршыладылар. Бу бәйгедә Йолдыз атлы юртагы белән Түбән Әлкидән Айдар Хәкимов беренчелекне яулады.
Көрәштә иң көчле егетләр бил алышты. Татар Борнаеннан Адель Гатин абсолют батыр булып калды.
Татар Борнаеның авыл көнендә үз халкы гына түгел, күрше авыл кешеләре дә ял итте, күңел ачты. Бу бәйрәм һәркемгә күңел күтәренкелеге, сөенечле мизгелләр бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев