Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөньяга өч ата-анадан яралган беренче бала туган

Абрахим Хәсән исемле малай биш ай элек туган. Экспертлар аның тууын революция дип атый.


Дөньяда өч ата-ананың биологик материалын кулланып яралган беренче бала туган, бу хәл Мексикада булган, дип хәбәр итә New Scientist фәнни журналы.

Иорданиядән килгән ирле-хатынлы пар АКШ галимнәренә сирәк очрый торган генетик авыру белән мөрәҗәгать иткән. Әлеге авыру аркасында парның балалары булмаган.

Джон Чжан җитәкчелегендәге тикшеренүчеләр төркеме тагын бер хатын-кызның генетик материалын куллану технологиясенә мөрәҗәгать итәргә булган. Әмма андый процедуралар АКШта тыелган булганлыктан, белгечләр Мексикадагы клиникада эшләгән.

Өч кешедән алынган ДНК ярдәмендә ясалма орлыкландыру процедурасын беренче булып 2015 елның февралендә Бөекбритания рөхсәт итте. Британия галимнәре мондый техника митохондриаль авырулар өчен куркынычсыз дигән нәтиҗәгә килде.

Шунысын да әйтү кирәк, әлеге инициатива этика нормалары темасына күп бәхәсләр уятты.

http://www.zamansulyshy.ru/tt/the-news-tat/item/9084-d%D3%A9nyaga-%D3%A9ch-ata-anadan-yaralgan-berenche-bala-tugan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев