Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ДЮСШ футболчылары быелгы сезонны гаять уңышлы төгәлләделәр

Үткән атнада мини-футбол буенча Болгар шәһәрендә узган республика беренчелегендә малайларыбыз 48 шәһәр һәм район командасы арасында алтынчы урынны яулады. Бездән алда - Казанның Вахитов районы ДЮСШ командасы, Мамадыш, Бөгелмә футболчылары. Ә Яр Чаллы, Казан-2, Бөгелмә-2, Арча, Биектау, Чүпрәле командалары исә бездән артта калды. Бездә бик көчле малайлар үсеп килә. Нәтиҗәләр...

Үткән атнада мини-футбол буенча Болгар шәһәрендә узган республика беренчелегендә малайларыбыз 48 шәһәр һәм район командасы арасында алтынчы урынны яулады. Бездән алда - Казанның Вахитов районы ДЮСШ командасы, Мамадыш, Бөгелмә футболчылары. Ә Яр Чаллы, Казан-2, Бөгелмә-2, Арча, Биектау, Чүпрәле командалары исә бездән артта калды.

Бездә бик көчле малайлар үсеп килә. Нәтиҗәләр дә шул хакта сөйли. Яр Чаллының "Заря" командасы белән белән без 4:4 исәбенә уйнадык, әле гол кертергә мөмкин булган әллә никадәр уңайлы моментларны файдаланмадык. Биектаулыларны 2:1 исәбе белән оттык. Вахитов районының ДЮСШ командасына гына 2:5 исәбе белән җиңелдек, ә бит алар республика футболы лидерлары гына түгел, "Рубин" яшьләр командасы өчен кадрлар әзерләүчеләр дә.

Футболчыларыбызның алга таба үсешенең бер проблемасы бар. ДЮСШта укыту-тренировка процессы төгәл җайга салынган. Ә менә бездә укыту-тренировка җыеннары, район һәм республика беренчелеге һәм чемпионатлары уеннары булмау малайларыбызның осталыгын үстерүгә тискәре йогынты ясый. Иң яхшы тренировка - уеннар бит. Анда техниканың, функциональ әзерлекнең барлык кимчелекләре бик әйбәт күренә.

Язмамның ахырында яшь футболчыларыбыз Никита Софроновның, Руслан Галиевның, Раил Шәмсетдиновның, Николай Балакиревның, Рәсим Әхмәровның, Руслан Әхмәтҗановның, Марат Гайфуллинның һәм башка малайларның тырышып уйнауларын, җиңүгә омтылышларын билгеләп үтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев