Әлки районы басуларыннан бушлай салам алыгыз
Авылларга янәшә басуларда шушы тирәдә яшәүчеләр алсын өчен салам калдырылды. Аны хәзердән туплап калу җайлы. Моның өчен рөхсәт сорап торасы да юк, кырга барып, үзеңә кирәк кадәр саламны теземнәрдән җыеп алырга гына. Әмма моны тиз арада эшләргә кирәк - атна ахырына кадәр кырларны саламнан бушату зарур. Аннары инде басуларга тракторлар...
Авылларга янәшә басуларда шушы тирәдә яшәүчеләр алсын өчен салам калдырылды.
Аны хәзердән туплап калу җайлы. Моның өчен рөхсәт сорап торасы да юк, кырга барып, үзеңә кирәк кадәр саламны теземнәрдән җыеп алырга гына. Әмма моны тиз арада эшләргә кирәк - атна ахырына кадәр кырларны саламнан бушату зарур. Аннары инде басуларга тракторлар төшәчәк һәм көзге сукага керешәчәк. Кабат әйтәбез: саламны бары теземнәрдән генә җыярга рөхсәт ителә, рулоннарны алу тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев