Россия көнен спорт бәйгеләре белән каршылыйбыз
12 июнь - Россия көнен "Бердәм Россия" партиясе футбол ярышлары белән билгеләп үтәргә җыена. Исегезгә төшерәбез: "Бердәм Россия" партиясе авыл җирлекләрендә җирле үзидарә советларына депутатлыкка кандидатлар арасында партия эчендә тавыш бирү - праймериз үткәрде. Районда праймериз 21 мәйданда үтте, анда 315 кандидат, 562 сайлаучы (выборщик) катнашты. 12 июньдә район үзәгендә...
12 июнь - Россия көнен "Бердәм Россия" партиясе футбол ярышлары белән билгеләп үтәргә җыена.
Исегезгә төшерәбез: "Бердәм Россия" партиясе авыл җирлекләрендә җирле үзидарә советларына депутатлыкка кандидатлар арасында партия эчендә тавыш бирү - праймериз үткәрде. Районда праймериз 21 мәйданда үтте, анда 315 кандидат, 562 сайлаучы (выборщик) катнашты.
12 июньдә район үзәгендә "Прайм-лига" дип исемләнгән футбол бәйгесе була. Биредә праймеризда катнашучылардан һәм аларга теләктәшлек белдерүчеләрдән торган командалар ярышачак.
Матчлар Залаков урамындагы спорт мәйданчыгында була, сәгать 10 да башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев