Иң өлкәннәргә – Сабантуй бүләге
Район Сабан туе мәйданында районның иң өлкән кешеләре - Югары Кәчи авылында яшәүче Евдокия Павлова һәм Яңа Салманнан Шәмсия Әхмәдиева бүләкләнде. Аларның икесенә дә 98 яшь. Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Евдокия Лукояновна тукучы да булган, "Черемшан" колхозында да эшләгән, ике бала тәрбияләп үстергән. Ә Шәмсия Хәбибулла кызы - сигез бала...
Район Сабан туе мәйданында районның иң өлкән кешеләре - Югары Кәчи авылында яшәүче Евдокия Павлова һәм Яңа Салманнан Шәмсия Әхмәдиева бүләкләнде.
Аларның икесенә дә 98 яшь. Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Евдокия Лукояновна тукучы да булган, "Черемшан" колхозында да эшләгән, ике бала тәрбияләп үстергән. Ә Шәмсия Хәбибулла кызы - сигез бала анасы. Аның да гомере хезмәттә үткән. Әбиләр икесе дә бүген балалары тәрбиясендә яшиләр. Олы яшьтә булулары аркасында алар бәйрәмгә килә алмаганнар иде. Әбиләргә аталган бүләкләр аларның улларына тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев