Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтиләргә юл хәвефсезлеге турында

Һава торышы да машина йөртүченең халәтенә тәэсир итә, дип искәртә автоинспекторлар. ЮХИДИның район бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә әнә шул хакта әңгәмә үткәрде. Ул "Һава торышы шоферның халәтенә нинди йогынты ясый" дигән лекция белән гимназиянең әтиләр советы киңәшмәсендә чыгыш ясады. Һаваның нинди булуына карап машина йөртүче үзен...

Һава торышы да машина йөртүченең халәтенә тәэсир итә, дип искәртә автоинспекторлар.
ЮХИДИның район бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә әнә шул хакта әңгәмә үткәрде. Ул "Һава торышы шоферның халәтенә нинди йогынты ясый" дигән лекция белән гимназиянең әтиләр советы киңәшмәсендә чыгыш ясады. Һаваның нинди булуына карап машина йөртүче үзен дөрес тоту кагыйдәләрен үзләштерергә тиеш, дип аңлатты районның баш автоинспекторы. Киңәшмәдә шулай ук юлларда балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү, аларны машинада махсус кәнәфидә генә йөртү хакында да сүз барды. Әлеге әңгәмә республикада игълан ителгән "Хәвефсезлек фаразы" социаль кампаниясе кысаларында үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев