Газеталарга языла башлаганнар
Карга авыл җирлегендә яшәүчеләр 2016 елның беренче яртысына вакытлы матбугатка языла башлаганнар, инде утызлап гаилә үзләре теләгән газета-журналларны сайлап, язылып та куйганнар. Почта бүлекчәсе начальнигы Рафидә Садыйкова Каргадан тыш Хлебодаровка һәм Демидовка авылларында яшәүчеләргә дә почта хезмәте күрсәтә. "Һәрвакыттагыча, беренчеләрдән булып Сабиров Солтан, Хәмитова Саимә, Хисмәтов Хәлим язылдылар. Хисаметдинов Рәис...
Карга авыл җирлегендә яшәүчеләр 2016 елның беренче яртысына вакытлы матбугатка языла башлаганнар, инде утызлап гаилә үзләре теләгән газета-журналларны сайлап, язылып та куйганнар.
Почта бүлекчәсе начальнигы Рафидә Садыйкова Каргадан тыш Хлебодаровка һәм Демидовка авылларында яшәүчеләргә дә почта хезмәте күрсәтә. "Һәрвакыттагыча, беренчеләрдән булып Сабиров Солтан, Хәмитова Саимә, Хисмәтов Хәлим язылдылар. Хисаметдинов Рәис гаиләсе ел саен 5-6 басмага языла. Безнең авылда район газетасын һәркем ала, шуңа өстәп "Ватаным Татарстан", "Ирек мәйданы", "Акчарлак", "Сираҗи сүзе" кебек популяр басмаларны да сайлыйлар,"-ди Рафидә Садыйкова. Укучы балалар күбрәк "Салават күпере", "Сабантуй", "Гаилә һәм мәктәп" басмаларын алып укыйлар икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев