Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әгерҗедә – өч мәет

Узган шимбәдә Әгерҗедә Толстой урамындагы йортта янгын чыгып, өч кешенең гомере фаҗигале төстә өзелде.

26 мартта кичен Әгерҗедәге янгын сүндерү частена Толстой урамындагы 42нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр фаҗига булган урынга бик тиз килеп җитәләр.
- Янгын чыгу турында соң хәбәр итүләре сәбәпле, хезмәткәрләребез килгәндә йортны тулысынча ялкын чорнап алган, түбәсе ишелгән, эченә керү мөмкин түгел иде инде, - ди күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Айрат Шәйдуллин.
Әлеге йорт 54 яшьлек Рөстәм Ибраһимовныкы булган. Әмма ул анда даими яшәмәгән, ут та, газ да өзелгән. Йорт хуҗасы бирегә килеп-китеп йөргән. Бу юлы да ул анда ике шешәдәш дусты белән булган. Янгында йорт хуҗасы үзе дә, тагын ике кеше дә һәлак булганнар. Әлеге кешеләрнең кем икәнлекләре, хәтта кайсы җенестән булуы да әлегә билгеле түгел. Аларның гәүдәләре бик нык янган.
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Валерий Макаров:
- Берьюлы өч кешенең янгында фаҗигале үлеме - район өчен гадәттән тыш хәл. Шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә җыелышып эчеп, кәеф-сафа корып утыручы йортларны авыл башлыклары, шәһәр җитәкчелеге аеруча ныклы контрольдә тотарга тиеш. Полициянең участок вәкиленә мондый йортларда аеруча еш булып, профилактик эш алып барырга кирәк, - диде.
Әгәр сезнең күршедә эчкече компанияләр җыелып, кәеф-сафа корып утыралар икән, бәла-каза килеп чыкканчы полициягә, участок вәкиленә йә авыл җирлеге Советына бу турыда хәбәр итегез, хөрмәтле райондашлар.
http://www.agryz-rt.ru/tt/hbrl/item/10414-%D3%99ger%D2%97ed%D3%99-%E2%80%93-%D3%A9ch-m%D3%99et.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев