Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кибет балкып торырга тиеш

Район авылларындагы кайбер кибетләр тыштан да, эчтән дә шыксыз. Ә бит һәр сәүдә ноктасы чисталыгы, күркәмлеге белән җәлеп итәргә тиеш. Бүген булып узган муниципаль район башкарма комитеты утырышында авыллардагы кибетләрнең торышы да тикшерелде. Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай төбәк органының кулланучылар хокукларын яклау буенча белгеч-эксперты Вера Макарова чыгышында әйтелгәнчә, күп кенә...

Район авылларындагы кайбер кибетләр тыштан да, эчтән дә шыксыз. Ә бит һәр сәүдә ноктасы чисталыгы, күркәмлеге белән җәлеп итәргә тиеш.

Бүген булып узган муниципаль район башкарма комитеты утырышында авыллардагы кибетләрнең торышы да тикшерелде. Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай төбәк органының кулланучылар хокукларын яклау буенча белгеч-эксперты Вера Макарова чыгышында әйтелгәнчә, күп кенә кибетләрнең эш сәгатьләре күрсәтелгән элмә такталары юк. Бериш кибетләрдә чисталык-пөхтәлек җитешми, товарлар урнаштыру тәртибе сакланмый. Бинасының тирә-юнен чүп-чар баскан, бакча рәшәткәләре ватык, буялмаган булганнары да бар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин сәүдә нокталары хуҗаларының һәм хезмәткәрләренең дә 1 апрельдән башланган чисталык икеайлыгына кушылуын сорады. Ул һәр кибетнең эчке күренеше дә, тирә-юне дә күз явын алырлык чиста, төзек, матур булсын иде, дигән теләген җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев