Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң оста футболчылар ачыклана

8 сентябрьдән бирле ДЮСШның футбол бүлеге командалары Базарлы Матакның күп фатирлы йортлар комплексында төзелгән беренче ясалма мәйданчыкта 2001 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында җиңүче исеме өчен киеренке көрәш алып баралар. Беренче әйләнештән соң яшь "Лачын"нар алда бара. "Барс"лар һәм "Спартак" аларның үкчәләренә басып киләләр. Тагын аз гына тырыша төшсәләр,...

8 сентябрьдән бирле ДЮСШның футбол бүлеге командалары Базарлы Матакның күп фатирлы йортлар комплексында төзелгән беренче ясалма мәйданчыкта 2001 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында җиңүче исеме өчен киеренке көрәш алып баралар.

Беренче әйләнештән соң яшь "Лачын"нар алда бара. "Барс"лар һәм "Спартак" аларның үкчәләренә басып киләләр. Тагын аз гына тырыша төшсәләр, аларны "Тиен"нәр һәм "Карчыга"лар да куып җитәчәк. Футбол марафоны октябрь урталарына кадәр дәвам итәчәк. Димәк, малайларның әле турнир ситуациясен үз файдаларына үзгәртергә вакытлары бар. Низамов Булатны, Усманов Айратны, Гатин Илнурны, Буланкин Вячеславны, Гыйниятуллин Булатны, Сардюков Станиславны, Шаһеев Русланны һәм күп бүтән малайларны аерым да билгеләп үтәсе килә. Уеннан-уенга малайларның үз теләкләре һәм омтылышлары, тырышлыклары нәтиҗәсендә осталыклары да арта бара. Футбол буенча дөнья чемпионаты да якыная, аны да онытырга ярамый.

12 сентябрьдә уеннарның икенче әйләнеше старт алды. "Карчыга" "Спартак"ны 4:3 исәбе белән җиңеп чыкты. "Барслар" исә "Тиеннәр"дән өстенлек яулады, уен 6:4 исәбе белән төгәлләнде.

"Лачын" "Карчыга"ны 1:2 исәбе белән буйсындырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев