Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин әниләрне бәйрәм белән котлады

Район башлыгы Александр Никошин барлык әниләрне 27 ноябрьдә үтәчәк Аналар көне белән тәбрикләде. Җитәкче котлавында мондый сүзләр бар: "Һәрберебез өчен кадерле, газиз әниләр! Сез - җирдә тормышны дәвам иттерүчеләр, яратып-сөеп улларыгызны, кызларыгызны үстереп, киләчәгебезгә нигез салучылар, якты өмет кабызучылар. Хатын-кызның иң олы, иң нык теләгән бәхете - бала табу, җан...

Район башлыгы Александр Никошин барлык әниләрне 27 ноябрьдә үтәчәк Аналар көне белән тәбрикләде.

Җитәкче котлавында мондый сүзләр бар: "Һәрберебез өчен кадерле, газиз әниләр! Сез - җирдә тормышны дәвам иттерүчеләр, яратып-сөеп улларыгызны, кызларыгызны үстереп, киләчәгебезгә нигез салучылар, якты өмет кабызучылар. Хатын-кызның иң олы, иң нык теләгән бәхете - бала табу, җан җылысын биреп, үзе турында онытып сабыен үстерү, аны ыкыллы, тәртипле, тырыш кеше итеп тәрбияләргә тырышу. Ана үз баласына бөтен гомерен багышлый, сабые туган минуттан үзенең соңгы сулышына кадәр "Улым! Кызым!" дип өзелеп тора, йөрәк парәсен кайгырта… Бу - Ана батырлыгы, Ана фидакарьлеге. Рәхмәт сезгә, газизләребез! Бәйрәм уңаеннан һәр әнигә нык исәнлек белән имин тормыш телим. Балаларыгыз эчкерсез яратсын, рәхмәтле була белсен. Аларның уңышларына сөенеп, ул-кызларыгыз белән горурланып яшәсәгез иде".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев