Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл җирлекләре советлары урнашкан биналарны талаудан да тайчанмыйлар җинаятьчеләр

Республика Эчке эшләр министрлыгының оператив сводкаларында хуҗалык итү объектларыннан, оешма һәм учреждениеләр биналарыннан милек урлау турында мәгълүматлар да җитәрлек була. Авыл җирлекләре советлары урнашкан биналарны талаудан да тайчанмыйлар җинаятьчеләр. Соңгы атналарда төрле районнардан шундый хәбәрләр алына. Караклар җирлек советы бинасына үтеп кереп, оргтехника, кассадагы акчаларны, хәтта кайбер документларны да урлап...

Республика Эчке эшләр министрлыгының оператив сводкаларында хуҗалык итү объектларыннан, оешма һәм учреждениеләр биналарыннан милек урлау турында мәгълүматлар да җитәрлек була.
Авыл җирлекләре советлары урнашкан биналарны талаудан да тайчанмыйлар җинаятьчеләр. Соңгы атналарда төрле районнардан шундый хәбәрләр алына. Караклар җирлек советы бинасына үтеп кереп, оргтехника, кассадагы акчаларны, хәтта кайбер документларны да урлап чыгалар. Бездә, шөкер, әлегә мондый фактлар теркәлмәгән. Әмма кибетләрдән, складлардан кыйммәтле әйберләрне, фермалардан терлекләрне, орлык складларыннан бөртек урлау очраклары юк түгел. Җинаятьләрне тикшергәндә еш кына шунысы ачыклана: җаваплы затлар үзләренә тапшырылган мал-мөлкәтне тиешенчә саклауны оештыра алмаган, моңа игътибары, ә кайчак матди мөмкинлеге җитмәгән.
Боларны искә алып, район җитәкчелеге, район эчке эшләр бүлеге барлык җитәкчеләргә киләсе елның финанс планын төзегәндә үз объектларын саклауны оештыру өчен средстволар бүлүне кайгыртырга киңәш итә. Ә ышанычлы саклану чаралары бүген җитәрлек - сайлап алып, кулланырга гына кирәк. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре исә моны ничек итеп оештырып булуны аңлатып, конкрет юлларын күрсәтергә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев