Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китап – белем чишмәсе

Балаларның белемнәрен ныгытуда, тел байлыгын арттыруда, дөрес сөйләү һәм грамоталы язу күнекмәләре тәрбияләүдә китап укуның файдасы бәхәссез. Һәм безнең Әхмәт авылы китапханәчеләре мәктәп балалары белән эшләүгә зур игътибар бирәләр. Минем укучыларым мәктәп китапханәсенә дә, авыл китапханәсенә дә бик яратып йөриләр, әкиятләр, шигырь китаплары алалар. Китапханәләрнең икесендә дә балалар өчен кызыклы...

Балаларның белемнәрен ныгытуда, тел байлыгын арттыруда, дөрес сөйләү һәм грамоталы язу күнекмәләре тәрбияләүдә китап укуның файдасы бәхәссез. Һәм безнең Әхмәт авылы китапханәчеләре мәктәп балалары белән эшләүгә зур игътибар бирәләр.
Минем укучыларым мәктәп китапханәсенә дә, авыл китапханәсенә дә бик яратып йөриләр, әкиятләр, шигырь китаплары алалар. Китапханәләрнең икесендә дә балалар өчен кызыклы әдәбият күп. Китапаханәчеләр Гөлнур Мөхәммәтшина һәм Лилия Хәйруллина балаларны ачык йөз белән каршы алалар, аларның яшьләренә туры килердәй китаплар тәкъдим итәләр. Укыган китаплары турында балалар дәрестә сөйлиләр. Бу укытучы эшендә дә ярдәм итә. Узып баручы уку елында мәктәптә сәнгать атналыгы үткәргән идек. Гөлнур Мөхәммәтшина анда укучылар өчен төрле ярышлар, викториналар оештырды. Балалар анда бик теләп катнашты.
Авыл китапханәчесе Лилия Хәйруллина узган ел азагында беренче сыйныф укучыларына "Мәдәни көндәлек"ләр тараткан иде. Укучыларым әлеге көндәлекләрне зур кызыксыну һәм мавыгу белән тутырдылар, тырышып-тырышып биремнәрен үтәделәр. Укучыбыз Айназ Хәйруллин "Мәдәни көндәлек" проектының иң актив 30 укучысы арасына да керде һәм диплом белән бүләкләнде.
Лилия Хәйруллина авыл клубы эшен оештыруда да актив катнаша. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әзерләнгән театральләштерелгән күренештә дә ул үз ролен бик оста башкарды. Белүемчә, район үзәкләштерелгән китапханә системасы җитәкчеләре дә Лилиянең хезмәтен югары бәялиләр.
Китап - белем чишмәсе, күңел байлыгы. Авыл китапханәләре беркайчан кешедән бушамасын, андагы китаплар кулдан-кулга йөртеп укылсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев