Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әхмәт” отрядына сабан эшләре өчен дүрт чәчкечтән торган яңа агрегат кайтты

"КШ-Агро"ның "Әхмәт" отрядында 5 мең гектардан артык сөрү җире бер. Быел шуның 4,5 гектарына терлек азыгы культуралары, көнбагыш чәчеләчәк. Көнбагыш, кукуруз чәчү өчен биредә әйбәт чәчү агрегатлары бар иде инде. Менә катнаш бөртек чәчү өчен дә яңа СЗП-3,6 чәчкечләре кайткан. Хәзер механизаторлар аны җыю белән мәшгуль. Отрядта 16 төр трактор...

"КШ-Агро"ның "Әхмәт" отрядында 5 мең гектардан артык сөрү җире бер. Быел шуның 4,5 гектарына терлек азыгы культуралары, көнбагыш чәчеләчәк. Көнбагыш, кукуруз чәчү өчен биредә әйбәт чәчү агрегатлары бар иде инде. Менә катнаш бөртек чәчү өчен дә яңа СЗП-3,6 чәчкечләре кайткан. Хәзер механизаторлар аны җыю белән мәшгуль.

Отрядта 16 төр трактор бар. Язгы чорда шуның яртысы икешәр сменада эшләтеләчәк. Бүген инде 20 тракторчы тупланган. Аларның күпчелеге озак еллар эшләп тәҗрибә туплаган ир-егетләр. "Аксион" тракторында Ринас Таҗиев һәм Владимир Мирлачев алмашлап эшләячәкләр. К-701 дә Рафаэль Бакиров, Фәнис Борһанов хезмәт куячак. Зур егәрлекле К-744 тракторларында Разиф Борһанов һәм Наил Ваһапов, "Нью-Холланд"та Равил Хәмидуллин эшләр. Бүген алар тракторларын тагын бер кат җайлау, майлау белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев