Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерек йөртүчеләргә җәза кырыслана

Исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен хәзер җинаять җаваплылыгына тарту карала. РФ Җинаять кодексына шул хактагы төзәтмәләр көченә керде. Транспорт чарасы белән кабат исерек килеш идарә иткән өчен җәза кырыслана. Мондый кагыйдә бозучыга 200-300 мең сум күләмендә (яисә хезмәт хакы я булмаса гаепле кешенең бер елдан ике елга кадәр...

Исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен хәзер җинаять җаваплылыгына тарту карала. РФ Җинаять кодексына шул хактагы төзәтмәләр көченә керде.
Транспорт чарасы белән кабат исерек килеш идарә иткән өчен җәза кырыслана. Мондый кагыйдә бозучыга 200-300 мең сум күләмендә (яисә хезмәт хакы я булмаса гаепле кешенең бер елдан ике елга кадәр чорда бүтән кереме күләмендә) штраф яки ике елга кадәр срокка ирегеннән мәхрүм итү яный.
Моннан тыш, салмыш хәлдә машинада җилдерергә яратучыларга мәҗбүри эш җәзасы да бирелергә мөмкин. Моның өстенә, барлык бу очракларда да машина йөртүче өч елга кадәр срокка билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителә, дип хәбәр итә республика Эчке эшләр министрлыгы.
Болардан тыш, 1 июльдән тагын бер үзгәреш гамәлгә керә. Юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелсә, әлеге фаҗигадә гаепле йөртүчегә карата ике елдан җиде елга кадәр срокка иректән мәхрүм ителү һәм өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы кулланылачак. Әгәр авариядә ике һәм аннан күбрәк кеше һәлак булса, гаепле йөртүче ике елдан тугыз елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә һәм билгеле бер вазыйфаларны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан өч елга кадәр мәхрүм ителергә мөмкин.
2014 елда Татарстан территориясендә исерек йөртүчеләр 455 юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарды, анда 73 кеше һәлак булды һәм 686 кеше җәрәхәтләнде. Агымдагы елның биш аенда исерекләр гаебе белән 123 авария булды, нәтиҗәдә 29 кеше үлде, 154 кеше имгәнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев