Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карбызны ничек сайларга

Җәй нинди генә җиләк-җимешләр белән сыйламый безне! Кибет-базар киштәләрендә карбыз һәм кавыннар пәйда булганга да байтак. Сүз дә юк, карбыз тәмле дә, сәламәтлек өчен файдалы да җимеш. Тик шунысы бар: ул дөрес үстерелсә, тиешенчә сакланса һәм кулланылса гына ләззәтле һәм файдалы була. Шуңа күрә "дөрес" карбызны сайлый белү мөһим. Бу...

Җәй нинди генә җиләк-җимешләр белән сыйламый безне! Кибет-базар киштәләрендә карбыз һәм кавыннар пәйда булганга да байтак. Сүз дә юк, карбыз тәмле дә, сәламәтлек өчен файдалы да җимеш. Тик шунысы бар: ул дөрес үстерелсә, тиешенчә сакланса һәм кулланылса гына ләззәтле һәм файдалы була. Шуңа күрә "дөрес" карбызны сайлый белү мөһим. Бу җимешне сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң? Республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль контроль-инспекция бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты Вера Макарова киңәшләренә колак салыгыз:
-Беренче буй-буй йомрылар кибет киштәләрендә июль аенда ук күренсә дә, карбыз сезоны августның икенче яртысында - сентябрьдә генә була. Шуңа күрә, баллы карбыз белән рәхәтләнеп сыйлану өчен җәй азагын көтүең хәерле.
Карбызларны һәм кавыннарны бары тик махсус сәүдә урыннарында: кибетләрдә һәм җиһазланган палаткалардан гына сатып алырга кирәк.
Мондый палаткаларның өсте каплаулы булырга, ә җимешләр җир өстеннән ким дигәндә 15 сантиметр биеклектәге шүрлекләрдә ятарга тиеш. Тузан, пычрак һәм микроблар эләксә, карбыз йомшагында алар бик тиз үрчи. Ә микроорганизмнар карбыз эченә күзгә күренмәс бик кечкенә ярыклар аша да үтеп керергә мөмкин. Юл буенда сатучылардан карбыз-кавыннарны бөтенләй алмаска кирәк. Чөнки бу җимешләр автомобиль газларындагы авыр металларны бик тиз үзенә сеңдерә, бу исә агулануга китерергә мөмкин.
Теләсә кайсы товарныкы кебек, карбызның да сыйфат сертификаты булырга тиеш. Сатучыдан аны таләп итәргә уңайсызланмагыз.
Карбыз сайлаганда аны һәр яктан җентекләп карагыз. Җимешнең ярыклары, бәрелгән, бигрәк тә черегән урыннары була күрмәсен.
Мондый карбызны ашап сәламәтлегеңә зыян салуың, агулануың бик мөмкин. Бу киселгән карбызларга да кагыла. Гомумән, карбызны кисеп сату рәсми рәвештә тыела.
Карбыз зуррак булган саен тәмлерәк, дип уйлый кайберәүләр. Әмма бу алай түгел. Бәләкәй җимеш тә бик баллы булырга мөмкин. Ә иң яхшысы - иң зурысын да, иң кечкенәсен дә сайламаска. Алтын урталык карбыз сайлаганда да дөрес булыр.
Өлгереп җиткән җимешнең кабыгы каты булырга, ялтырап торырга, тырнак белән төрткәндә тиз генә тишелмәскә тиеш. Чөнки өлгергән карбызның сабагы кибә, дым килү туктый, шуңа кабыгы ката. Әгәр җимешнең тышына тырнак җиңел керә, һәм кабыгын ышкыгач яңа чабылган үлән исе чыга икән, бу карбызның өлгереп җитмәвен күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев