Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сезнең сорауларга җавап бирәбез. Балалар ышыкланып торсын өчен юлга тукталыш ясап куеп булмый микән

Безнең балалар күрше Иске Чаллыга йөреп укый. Балалар - тынгысыз халык бит, иртәдән юлга чыгып басалар да, автобус көтәләр. Ә ул сәгать сигездә генә килә, кайчак тугызынчы да китә. Хәзер көннәр, үзегез беләсез, салкын, җилле, яңгырлы. Балалар ышыкланып торсын өчен юлга тукталыш ясап куеп булмый микән? Юкса кайбер яңгырлы иртәләрдә...

Безнең балалар күрше Иске Чаллыга йөреп укый. Балалар - тынгысыз халык бит, иртәдән юлга чыгып басалар да, автобус көтәләр. Ә ул сәгать сигездә генә килә, кайчак тугызынчы да китә. Хәзер көннәр, үзегез беләсез, салкын, җилле, яңгырлы. Балалар ышыкланып торсын өчен юлга тукталыш ясап куеп булмый микән? Юкса кайбер яңгырлы иртәләрдә юешләнеп бетәргә өлгерәләр бит.
Бибай Чаллысы авылыннан әти-әниләр.
Телефоннан бирелгән бу сорауны без "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогына юлладык. Җитештерү-техник бүлек инженеры Римма Сөнгатуллина аны җәмгыять җитәкчеләренә җиткерде. Һәм менә җавап алдык юлчылардан:
"Кызганыч, Бибай Чаллысында яшәүчеләр бу проблема хакында берничә ай элек хәбәр итмәгәннәр. Чөнки киләсе 2015 елга эш планын августта ук тапшырдык бит. Әмма мин ата-аналарның гозеренә таянып, бу авыл янында павильон урнаштыруны планга өстәмә рәвештә кертүне тәкъдим иттем. Бәлки, киләсе ел планына кереп тә китәр. Һәрхәлдә павильон кирәклеге безгә хәзер билгеле, мәсьәләне хәл итү озакка сузылмастыр".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев