Каратеда җиңделәр
Киокусинкай-карате буенча Ульяновск өлкәсе ачык беренчелегендә яшь спортчыларыбыз уңышлы чыгыш ясады. "Патриот" клубында шөгыльләнүче Екатерина Зинькова, Милана Варламова, Алмаз Шәйхетдинов, Игорь Герасимов беренче урыннарны алдылар. Камил Вафин өченче урынга ия булды. "Алинә" спорт залында шөгыльләнүче Ранис Сираев, Евгений Ферапонтов, Валерия Советникова, Мария Чернова үз категорияләрендә икенче булдылар. Балаларны ярышка тренерлар...
Киокусинкай-карате буенча Ульяновск өлкәсе ачык беренчелегендә яшь спортчыларыбыз уңышлы чыгыш ясады.
"Патриот" клубында шөгыльләнүче Екатерина Зинькова, Милана Варламова, Алмаз Шәйхетдинов, Игорь Герасимов беренче урыннарны алдылар. Камил Вафин өченче урынга ия булды. "Алинә" спорт залында шөгыльләнүче Ранис Сираев, Евгений Ферапонтов, Валерия Советникова, Мария Чернова үз категорияләрендә икенче булдылар. Балаларны ярышка тренерлар Геннадий Вассунов һәм Никита Зиньков әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев