Картлар табибларга турыдан-туры керә алмаячак? //КАЙДА БАРА БУ ДӨНЬЯ?!
Бу хакта "Известия" хәбәр итә.
Үзгәрешләрнең берсе - поликлиникаларда өлкәннәрне кабул итү тәртибен үзгәртү. Аерым яшьне узган авыруларны (әлегә бу 72 яшь) башта шәфкать туташы яки фельдшер кабул итәчәк. Бары шуннан соң гына аларны табибка кертергәме, юкмы икәне билгеле булачак. Имеш, бу өлкәннәрнең кирәксә-кирәкмәсә чиратта торуын киметәчәк икән.
Әмма әлеге үзгәрешләргә каршы кешеләр дә бар. Өлкәннәрнең яшенә карап кына болай аеру дөрес түгел кебек. Шәфкать туташы яки фельдшер дөрес диагноз куя алмаса? Авыру вакытында табибка керә алмаса? Әлеге сорауларга вакыт җавап бирер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев