Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан яңа күзәтү тәгәрмәче ачылды. ФОТО

216 кешегә исәпләнгән аттракцион биеклеге буенча Россиядә икенче урында - 65 метр. «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе аттракционны рәсми рәвештә ачу тантанасында булды. Кабиналар җылытыла, шунлыктан аттракцион ел әйләнәсендә эшли ала. Аттракционда дөньяның 36 иле стилендә эшләнгән 36 ябык кабина бар. Россия Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Зөя һәм Болгар шәһәрләре белән тәкъдим ителгән....

216 кешегә исәпләнгән аттракцион биеклеге буенча Россиядә икенче урында - 65 метр. «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе аттракционны рәсми рәвештә ачу тантанасында булды.

Кабиналар җылытыла, шунлыктан аттракцион ел әйләнәсендә эшли ала.

Аттракционда дөньяның 36 иле стилендә эшләнгән 36 ябык кабина бар. Россия Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Зөя һәм Болгар шәһәрләре белән тәкъдим ителгән. Күзәтү тәгәрмәче кабиналарында сурәтләнгән шәһәрләр исемлеген казанлылар һәм башкала кунаклары сайлаган. Кунакханә-күңел ачу комплексына килүчеләр арасында анкета үткәрелеп, аның нәтиҗәләре буенча иң популяр шәһәрләр билгеләнгән. Хәзер бу шәһәрләрне күзәтү тәгәрмәчендә күрергә була. Кабиналарның һәркайсында сурәтләнгән илнең истәлекле урыннары сурәтләнгән, шул ил халкының милли музыкасы яңгырый.

Татарстан Республикасының Туристлык буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов аттракционны ачу тантанасында бүгенге вакыйганың әһәмиятен билгеләп үтте. "Бу күзәтү тәгәрмәчендә бик күп илләр сурәтләнгән. Аларның күбесеннән бездә туристлар булды, ә булмаган илләрдән без, һичшиксез, җәлеп итәчәкбез. Бу күзәтү тәгәрмәче безнең шәһәрнең бизәге булыр дип ышанам. Анда утыргач, теләгән теләк-хыяллар Казанда тормышка ашачак",- дип белдерде ул.

"Бүген Яңа Савин районы тагын да биегәйде. Без төзекләндерү буенча гел алдынгы урыннарны яуларга күнектек инде. Бүген биредә заманча, матур элемент пәйда булды. Тиздән ул үзенең төсле утлары белән шәһәргә, бөтен республикага биредә нинди гаҗәеп урын булуын күрсәтеп тора башлаячак. Без киләчәктә шәһәрне тагын да матуррак итәр өчен тырышачакбыз", - дип вәгъдә итте ачылышка килгән Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибев.

"Ривьера" комплексының генераль менеджеры Иван Войтко: "Бүген ачылган күзәтү тәгәрмәче Казанга, гомумән, Татарстанга туристларны күбрәк җәлеп итәргә булышыр дип өметләнәм. Ул районның, шәһәрнең визит карточкасына әйләнсен иде", - дигән теләген җиткерде.

Искәртеп узабыз: ел башында Казан башкарма комитеты "Дөнья тирәли" аттракционы төзелешен хуплады. Проектның катлаулы булуын искә алып, объектны тапшыру вакыты алдан хәбәр ителмәде. Инвестицияләр күләме 200 миллион сум тәшкил иткән. Проект үзен 3-5 елда аклар дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев