Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КФУ түләүле укыту буенча Россиядә беренче урынга чыккан

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2016 елда Россия вузларына укырга кабул итү кампаниясенең сыйфатына нәтиҗә ясады.

Быелгы уку елында Россия вузларында бюджет урыннары 5 процентка кимегән - 275 мең урын, ә түләүле урыннар үткән ел күләмендә калган - 140 мең урын. Абитуриентларның уртача баллы 66,6 баллны тәшкил иткән. «Көчле» абитуриентлар социаль-икътисади һәм гуманитар юнәлешләрне күбрәк сайлаган, бигрәк тә быел педагогика белгечлекләренә баручылар арткан. Инженер белгечлекләренә кабул ителгән абитуриентларның дә «сыйфаты» күтәрелгән.
Бюджет урыннарына «сыйфатлы» абитуриентлар җәлеп итү буенча бу уку елында Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (95,4), МФТИ (93,8), Югары икътисад мәктәбе (92,2), Санкт-Петербург дәүләт университеты (90), Мәскәү дәүләт университеты (87,8) - беренчелектә.
Татарстан вузлары арасында бюджетлы урыннарга «көчле» яшьләр җәлеп итә алган Россия вузлары ТОП-25 исемлегенә Казан медицина университеты кергән - 79 балл. Бу вуз быел иң күп олимпиада җиңүчеләрен (14 кеше) кабул иткән. КФУ белән А.Туполев исемендәге КИТТУга шулай ук 12шәр олимпиада җиңүчесе укырга кергән.
КФУ 2016 елда Россия вузлары арасында түләүле урыннарга кабул итү буенча беренче урынга чыккан (3357 кеше). Анда БДИның уртача баллы 66,1 баллны тәшкил иткән.
Мондый тикшеренү 2009 елдан алып барыла. Быел аны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Иҗтимагый палатасы ярдәмендә Югары икътисад мәктәбе эшче төркеме «Россия бүген» мәгълүмат агентлыгының «Социаль навигатор» проекты белән хезмәттәшлектә үткәрде. Быел мониторингта 425 вузның мәгълүматлары исәпкә алынган. Үткән ел 441 вуздагы вәзгыять өйрәнелгән булган, ләкин аларның кайберләре хәзерге вакытка үзгәртеп корылган яки кушылган.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/62684-kfu-t

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев