Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кипкән үлән яндыру тыела

Хәзер кырларда да, торак пунктларда да кипкән үләнне яндыру тыела. Россия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев шул хактагы карарны имзалады. Күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлегенең баш белгече Радис Инсапов әйтүенчә, моңа кадәр янгынга каршы махсус режим чорында гына камыл яндыру һәм кырларда учак ягу тыелган булса, хәзер авыл хуҗалыгы һәм запас җирләрендә...

Хәзер кырларда да, торак пунктларда да кипкән үләнне яндыру тыела.

Россия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев шул хактагы карарны имзалады. Күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлегенең баш белгече Радис Инсапов әйтүенчә, моңа кадәр янгынга каршы махсус режим чорында гына камыл яндыру һәм кырларда учак ягу тыелган булса, хәзер авыл хуҗалыгы һәм запас җирләрендә гомумән үлән яндыруга тыю кертелә. Бу авыл җирендә янгыннар куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Әйтик, быел районда чүп-чар яндырганда алты мәртәбә чак кына ут чыкмый калган. Тагын шулкадәр үк очракта кипкән үлән яндыруның «кызыл әтәч» белән төгәлләнү куркынычы булган.

Кагыйдәләрне санга сукмыйча кипкән үләнгә ут төртү фактлары була икән, монда гаепле аерым кешеләр дә, юридик һәм вазыйфаи затлар да хәзер зур күләмдә штрафка тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев