Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китаплар – наркотикларга каршы

"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында район үзәк китапханәсендә үсмерләр өчен видеофильм күрсәтелде, әңгәмә үткәрелде. "Җимерелгән яшьлек" дип аталган фильмның нигезендә яшь наркоманнарның үз тормышлары турында ачыктан-ачык бәян иткән хикәятләре ята. Үсмерләр наркотиклар тарафыннан җимерелгән, гарипләнгән язмышларны күрделәр. Реаль кешеләр тормышыннан алынган фактлар, наркотиклар турындагы ачы хакыйкатъ үсмерләргә тәэсир итми калмады. Соңыннан...

"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында район үзәк китапханәсендә үсмерләр өчен видеофильм күрсәтелде, әңгәмә үткәрелде.

"Җимерелгән яшьлек" дип аталган фильмның нигезендә яшь наркоманнарның үз тормышлары турында ачыктан-ачык бәян иткән хикәятләре ята. Үсмерләр наркотиклар тарафыннан җимерелгән, гарипләнгән язмышларны күрделәр. Реаль кешеләр тормышыннан алынган фактлар, наркотиклар турындагы ачы хакыйкатъ үсмерләргә тәэсир итми калмады. Соңыннан фильм, андагы язмышлар турында фикер уртаклаштылар.

Үзәк һәм авыл китапханәләрендә наркотиклар турындагы китаплардан күргәзмәләр булдырылды. "Упкынга юл", "Наркотиклар урынына спорт", "Яшьләр сәламәт яшәү рәвешен сайлый" кебек күргәзмәләр китап укучыларда зур кызыксыну уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев