Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыргый киндер үсентеләре юк ителгән

Район прокуратурасы Чуаш Кичүе авыл җирлегендә наркотик һәм психотроп матдәләр турындагы закончалыкның ничек үтәлүен тикшерде. Тикшерү барышында законнарны бозу очраклары ачыкланды. Вадим Серобаба, район прокуроры ярдәмчесе. Чуаш Кичүе авылы янында гамәлдәге үләт базы бар. Аның тирә-юнен карап чыккач, үләт базы янындагы бөтен участокта кыргый киндер үсүе мәгълүм булды. "Наркотик һәм...

Район прокуратурасы Чуаш Кичүе авыл җирлегендә наркотик һәм психотроп матдәләр турындагы закончалыкның ничек үтәлүен тикшерде. Тикшерү барышында законнарны бозу очраклары ачыкланды.

Вадим Серобаба,

район прокуроры ярдәмчесе.

Чуаш Кичүе авылы янында гамәлдәге үләт базы бар. Аның тирә-юнен карап чыккач, үләт базы янындагы бөтен участокта кыргый киндер үсүе мәгълүм булды.

"Наркотик һәм психотроп матдәләр турында" Федераль закон нигезендә, юридик һәм физик затлар үз милекләрендә булган яисә үзләре файдаланган җир участокларында үскән наркотиклы үсемлекләрне юк итәргә тиешләр. Әмма Чуаш Кичүе авыл җирлеге башкарма комитеты үләт базы территориясендәге кыргый киндер үсентеләрен юкка чыгару чарасын күрмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Чуаш Кичүе авыл җирлеге башкарма комитетына әлеге бозуларны төзәтү һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтнамә юлланды. Хәзер җирлек территориясендә кыргый киндер үсентеләре юк ителгән, вазыйфаи затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев