Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” редакциясе “Татмедиа” җитәкчесе игълан иткән флешмобка кушыла

"Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин "Вконтакте" социаль челтәрендә "Әти-әниләреңне, якыннарыңны Татарстан газета-журналларына яздыр" дигән флешмоб башлап җибәрде. Әлеге акциягә инде республика министрлары һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары кушылды Бу флешмобка Әлки районы җитәкчеләре, эшмәкәрләре, теләге булган һәркем кушылыр дип өметләнәбез. Районыбызда инде күп балалы, аз керемле гаиләләрне, өлкәннәрне "Әлки...

"Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин "Вконтакте" социаль челтәрендә "Әти-әниләреңне, якыннарыңны Татарстан газета-журналларына яздыр" дигән флешмоб башлап җибәрде.

Әлеге акциягә инде республика министрлары һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары кушылды

Бу флешмобка Әлки районы җитәкчеләре, эшмәкәрләре, теләге булган һәркем кушылыр дип өметләнәбез. Районыбызда инде күп балалы, аз керемле гаиләләрне, өлкәннәрне "Әлки хәбәрләре" газетасына яздыру традициягә әйләнде. Шул матур гадәт буенча һәр подписка чорында район газетасына 300 дән артык гаилә яздырыла.

"Татмедиа" җитәкчесе игълан иткән акциягә кушылып, әти-әниләрен, туганнарын, якыннарын, гомумән, керемнәре аз булганнарны Татарстанда чыга торган башка газета-журналларга яздыручылар да табылыр әле. Әлеге акцияне без "Әлки хәбәрләре" газетасында һәм сайтында яктыртып барырга тырышырбыз.

Район газетасы редакциясе керемнәре аз булган 13 гаиләне "Әлки хәбәрләре"нә яздырды. "Матбугатка яздыр" флешмобына кушылып, мин Базарлы Матакта һәм Әхмәт авылында үзем шефлык иткән дүрт сугыш һәм тыл ветераны өчен "Сөембикә" журналына подписка рәсмиләштерәм. Бүтәннәрне дә эстафетаны кабул итеп, якыннарына бүләк ясарга - Татарстан басмаларына яздырырга чакырам.

Азат Низамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев