Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки каратэчылары Россия беренчелегендә катнашачаклар

26-27 мартта Казанда үткән киокусинкай буенча яшүсмерләрнең Идел буе федераль округы ярышларында безнекеләр 5 алтын, 1 көмеш, 2 бронза медаль алып кайттылар. Ике көн дәвам иткән бу зур ярышларда төрле республика-өлкәләрдән килгән берничә йөз спортчы көч сынашкан. Әлки районы егетләре һәм кызлары үз үлчәмнәрендә бик әйбәт нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Базарлы Матактан...

26-27 мартта Казанда үткән киокусинкай буенча яшүсмерләрнең Идел буе федераль округы ярышларында безнекеләр 5 алтын, 1 көмеш, 2 бронза медаль алып кайттылар.

Ике көн дәвам иткән бу зур ярышларда төрле республика-өлкәләрдән килгән берничә йөз спортчы көч сынашкан. Әлки районы егетләре һәм кызлары үз үлчәмнәрендә бик әйбәт нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Базарлы Матактан Андрей, Никита һәм Екатерина Зиньковлар, Югары Матактан Милана Варламова, Түбән Колчуринодан Яна Филиппова (тренерлары Андрей Зиньков) җиңү яуладылар. Алар Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы дипломнары, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Үсмерләребез спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәделәр. Шуның өстенә безнекелә 24 апрельдә Мәскәүдә үтәчәк Россия беренчелеге ярышларында катнашу хокукына ия булдылар.

Бәйгедә Хузангайдан Мария Чернова икенче, Базарлы Матактан Кристина Бухарова һәм Түбән Колчуринодан Валерия Филиппова өченче урыннарны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев