Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки кызы конкурста аз гына җиңми калды

28 июльдә Кукмара районында машина белән сыер савучылар конкурсы үткәрелде. Анда Чуаш Кичүе мега-фермасының алдынгы савымчысы, Түбән Әлки уңганы Рана Сафина катнашты. Бәйгене ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачып, республика терлекчеләре хезмәтенә югары бәя бирде. Сөт җитештерүдә уңышлы эшләүче районнар арасында министр безнең районны да атап үтте....

28 июльдә Кукмара районында машина белән сыер савучылар конкурсы үткәрелде. Анда Чуаш Кичүе мега-фермасының алдынгы савымчысы, Түбән Әлки уңганы Рана Сафина катнашты.

Бәйгене ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачып, республика терлекчеләре хезмәтенә югары бәя бирде. Сөт җитештерүдә уңышлы эшләүче районнар арасында министр безнең районны да атап үтте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов әйтүенчә, Рана Сафина савым аппаратын сүтеп-җыю кебек ярышларда әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән, әмма җиңүчеләр арасына эләгү өчен аңа берничә балл гына җитмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев