Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки мөселманнары республика ифтарында катнашты

22 июньдә районыбыздан 40 мөселман "Казан-Арена" спорт сараенда узган республика ифтар мәҗлесендә катнашты. Ифтарга җыелган кунакларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләгән. Коръәннән сүрәләр укылган, вәгазьләр сөйләнгән. Республиканың танылган артистлары башкаруында мөнәҗәтләр яңгыраган. Стадион мәйданында күмәк намаз укылгач, бар халык ифтар ашына чакырылган. Халык бик күп...

22 июньдә районыбыздан 40 мөселман "Казан-Арена" спорт сараенда узган республика ифтар мәҗлесендә катнашты.

Ифтарга җыелган кунакларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләгән. Коръәннән сүрәләр укылган, вәгазьләр сөйләнгән. Республиканың танылган артистлары башкаруында мөнәҗәтләр яңгыраган.

Стадион мәйданында күмәк намаз укылгач, бар халык ифтар ашына чакырылган. Халык бик күп булса да (ифтарда 10 меңләп кеше катнашты), бернинди этеш-төртеш булмаган, ифтар югары дәрәҗәдә оештырылган. Авыз ачучыларны яшелчә салаты, пылау, ит ризыклары, җиләк-җимеш белән сыйлаганнар, һәр кешегә минераль су таратканнар.

Стадион мәйданында хәләл ризыклардан ярминкә дә оештырылган булган. 22 июнь Бөтендөнья хәләл көне иде бит.

Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов әйтүенчә, безнең мәчет картларына әлеге чара бик ошаган. Ифтардан алар зур канәгатьлек белән кайтканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев