Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки музыкантлары Туапседан җиңү белән кайттылар

"Яшь буын" фонды чакыруы буенча безнең музыка мәктәбе җырчылары һәм аларның укытучылары Туапсе шәһәрендә узган конкурста катнаштылар. "Иң яхшылардан" дигән фестивальнең финалында безнең район өчен укытучы Алмаз Сафиуллин һәм музыка мәктәбе укучысы Сәминә Камалова чыгыш ясады. Алар I һәм III дәрәҗә лауреатлар булдылар. Музыка мәктәбе директоры Алсу Сутягинаны конкурсантларны яхшы...

"Яшь буын" фонды чакыруы буенча безнең музыка мәктәбе җырчылары һәм аларның укытучылары Туапсе шәһәрендә узган конкурста катнаштылар.

"Иң яхшылардан" дигән фестивальнең финалында безнең район өчен укытучы Алмаз Сафиуллин һәм музыка мәктәбе укучысы Сәминә Камалова чыгыш ясады. Алар I һәм III дәрәҗә лауреатлар булдылар. Музыка мәктәбе директоры Алсу Сутягинаны конкурсантларны яхшы әзерләгән өчен Рәхмәт хаты белән билгеләп үттеләр.

Безнекеләр бу конкурста район җитәкчелеге һәм әти-әниләр ярдәме белән катнаша алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев