Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин барлык хатын-кызларны Әниләр көне белән котлады

Олы ихтирамыбыз һәм рәхмәтебез сезгә, әниләр!

Кадерле хатын-кызлар, әниләр, дәү әниләр! Сезне чын күңелдән иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән тәбрик итәм.

Бу бәйрәм һәркайсыбыз өчен мөһим. Ул безнең иң газиз һәм кадерле кешеләребезгә – әниләребезгә багышланган. Безгә тормыш бүләк иткән, язмышның җил-давылларыннан саклап, йөрәк җылыларын биреп яратып-назлап үстергән, һәрчак безне кайгыртып, ярдәм итәргә әзер булып торган әниләребез алдында без мәңге бурычлы. Ана мәхәббәтеннән дә олырак хис юктыр. Ул безне көчлерәк итә, тормышта очраган төрле сынауларны җиңәргә булыша. Әниләр безгә гомер буе кирәк. Шатлыкта да, катлаулы авыр мизгелләрдә дә без аңа мөрәҗәгать итәбез.

Ана булу – зур бәхет тә, искиткеч олы җаваплылык та. Баласын киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү – ананың изге бурычы.

Безнең хатын-кызлар, ана вазыйфаларын җиренә җиткереп үтәү, гаилә җылысын саклау белән бергә, районыбызның төрле тармакларында тырышып хезмәт куялар, җәмәгать тормышында актив катнашалар. Күп балалы аналарга, ятимнәрне, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган сабыйларны үз кочакларына алып, аларга күңел җылыларын кызганмаган әниләргә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Хөрмәтле әниләр! Бу күркәм бәйрәм көнендә сезгә олы ихтирамыбызны, яратуыбызны, чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән барыгызга да нык сәламәтлек, ана бәхете, гаилә иминлеге телим. Балаларыгыз һәрчак шатлык-сөенечләр генә китерсен, уңышлары белән куандырып торсын, сезгә игелек күрсәтсен. Бала хәсрәте күрергә язмасын. Өегездә тынычлык, бәхет, үзара аңлашу хөкем сөрсен. Бәйрәм белән сезне!

Александр Никошин,  муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев