Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: гомерлек мал табибын юбилее белән котладылар

Юхмачы авылында яшәүче, озак еллар дәвамында районыбыз авыл хуҗалыгында уңышлы хезмәт куйган Петр Иванович Леонтьевка 70 яшь тулды.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан аңа Татарстан авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Рәхмәт хаты һәм республика агропромышленность комплексы ветераннары советының котлавы тапшырылды.

Петр Ивановичка район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев та җылы тәбрикләүләрен җиткерде. 

Петр Леонтьев озак еллар дәвамында “Заветы Ильича” колхозында ветеринария табибы булып эшли. Аннан ул лаеклы ялга киткәнче “Хузангай” җәмгыяте терлекчелек комплексында хезмәт куя. Кайда гына эшләсә дә, тәҗрибәле мал табибы үз хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкара, хезмәттәшләре, авыл халкы арасында хөрмәт казана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев