Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы механизаторы Илгиз Гыйниятовны Президент Рөстәм Миңнеханов үз Юлламасында билгеләп үтте

Кичә, 24 сентябрьдә, Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Юлламада Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә дә шактый урын бирде. Ул 2020 елның республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен уңышлы булуын билгеләп үтте, алдынгы хуҗалыкларны, иң яхшы комбайнчылар һәм механизаторларны атады.

Республиканың иң яхшы механизаторы буларак Президент районыбызның “Хузангай” җәмгыяте тракторчысы Илгиз Гыйниятовны әйтте. Илгиз Гыйниятов урыныннан күтәрелгәч аны зал тулы халык алкышлады.

Бу көннәрдә Илгиз К-742 тракторында туңга сөрүдә эшли. Моңа кадәр сенаж салуда хезмәт куйган. Сабан культуралары чәчүдә ул яңа тракторына “Хорш” чәчкече тагып эшләде.

Илгиз Гыйниятов армия хезмәтеннән кайтканнан бирле К-700 тракторын иярли. Ә “Хузангай” оешуның беренче елыннан бирле ул әлеге җәмгыятьнең алыштыргысыз тракторчысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев