Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә “СПИД: барысы да үз кулларыңда” дигән чара үткәрделәр

Гасыр афәтенә әйләнгән әлеге чиргә каршы тору, аннан яшьләрне аралау бик мөһим. Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә әнә шул хакта зур чара үткәрелде. Укучылар анда катнашучыларга СПИДка каршы көрәш эмблемасы тараттылар.

Балалар алдында Роспотребнадзор территориаль идарәсе баш белгеч-эксперты  Алмас Абзалов чыгыш ясады. Ул ВИЧ-инфекциянең, СПИДның кеше өчен нинди куркыныч тудыруын, кешедән кешегә ничек йогуын аңлатты. Бу яман чиргә каршы әлегә дару уйлап табылмавын әйтеп, ВИЧ йоктырудан саклануның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуына басым ясады.

Чара барлык укучылар һәм кунаклар катнашында флешмоб белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев