Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы сәхнәсендә төрле милләтләр очрашты

Бүген, 5 октябьдә, район мәдәният йортында яшьләр өчен Татарстан Конституциясе көненә багышланган эчтәлекле һәм күңелле чара булды.

Сәхнәдә Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы тарафыннан әзерләнгән театрләштерелгән күренеш булды. Анда республикабызда төрле милләт кешеләренең дус-тату яшәве сәхнә осталары тарафыннан үтемле һәм матур итеп күрсәтелде. Һәр милләт халкының гореф-гадәтләре, йолалары, традицияләре бәян ителде.

Залда әлеге чараны тамаша кылучы яшьләр дә бу темага кушылдылар, сораулар, тәкъдимнәр юллап, кызыклы фикерләре белән уртаклаштылар.

Аннан соң ассамблеяның Әлки вәкиллеге оештырылды. Аның җитәкчесе итеп Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Делина Гыйзетдинова сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев