Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Төркия клиникасында вафат булган Айрат Вәлиев туган авылы Базарлы Матакта җирләнәчәк

Авыр чир белән көрәшеп Төркия клиникасында вафат булган Айрат Вәлиев иртәгә, 18 сентябрьдә туган авылы Базарлы Матакта җирләнәчәк.

Бу хакта аның хатыны Аида Вәлиева үзенең Инстаграм битендә хәбәр итте.

Аида язганча, ул үзе бүген төштән соң Төркиядән Казанга кайтып төшәчәк. Ә Айратның җәсәде махсус очкычта төнлә – 18 сентябрьдә сәгать 1 дә Казан аэропортына кайтып җитәргә тиеш. “Аны мин каршы алам, аннан соң катафалк (мәетләр өчен махсус машина) белән Айратны Базарлы Матакка алып кайтып китәбез. Катафалк турында Айратның хезмәттәшләре кайгыртты, аларга зур рәхмәт”, ди Аида.

Аида хәбәр иткәнчә, Айрат белән хушлашу 18 сентябрьдә аның Базарлы Матакта Яшьләр урамындагы туган йортында булачак. Шул көнне Айрат авыл зиратында җирләнәчәк.

“Айрат өчен акча җыю төгәлләнде, ярдәм кулы сузган һәркемгә зур рәхмәт”, дип язган Аида үзенең Инстаграм битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев