Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы авыллары паркларында, Сабан туе урыннарында берничә йөз төп юкә, миләш, декоратив куаклар утырттылар

Районыбызда урман утырту акциясе дәвам итә. Карга авылындагы ял паркында бу арада 50 төп яңа агач - чыршылар, туялар, декоратив куаклар - пәйда булды. Авыл уртасындагы бу күркәм бакча Алексеевскида яшәүче якташлары Рөстәм Вәлиев тырышлыгы белән булдырылган иде. Аның дәү әтисе хөрмәтенә парк Хәмәтвәли исемен йөртә. Декоратив куаклар үсентеләрен Рөстәм...

Районыбызда урман утырту акциясе дәвам итә.

Карга авылындагы ял паркында бу арада 50 төп яңа агач - чыршылар, туялар, декоратив куаклар - пәйда булды. Авыл уртасындагы бу күркәм бакча Алексеевскида яшәүче якташлары Рөстәм Вәлиев тырышлыгы белән булдырылган иде. Аның дәү әтисе хөрмәтенә парк Хәмәтвәли исемен йөртә. Декоратив куаклар үсентеләрен Рөстәм Вәлиев Сокуры питомнигыннан кайтарган. Һәр елны яз-көз айларында паркка яңа агачлар утыртып, корыганнары, тернәкләнеп китмәгәннәре урынына бүтәннәрен өстәп торалар. Каргалылар бу көздә авыл Сабан туе үтә торган урынны да, моңа кадәр утыртылганнарына өстәп, 30 төп миләш, юкә, каен үсентеләре белән баетканнар.

* * *

Алпарлылар Чирмешән елгасы буенда ел да Сабан туе үткәрә торган болында да берничә елдан миләш, юкә, тополь агачлары шаулап утырыр.

Авыл җирлеге советы, клуб хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары биредә 230 төп агач утырткан. "Кышын кар басып сындырмасын өчен һәр үсентене казык утыртып бәйләп чыктык. Үсеп тернәкләнеп киткәнче аларны су сибеп, карап торачакбыз. Агачлар болынны ямьләндереп, ышык ясап, һаваны чистартып торыр",-ди авыл җирлеге башлыгы Ринат Шәйхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев